27 нче гыйнвар көнне, Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә 76 ел тулу уңаеннан, Олы Елга урта мәктәбенең яшьармиячеләре «ышаныч – Ышаныч» комплекслы үзәге хезмәткәрләре, социаль – мәдәни өлкә хезмәткәрләре белән берлектә, Блокадалы Ленинградта яшәүче Миңнисә Кыям кызын котладылар. Аның адресына ихлас теләкләр яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.