26 январьда Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Юлсубино авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улы, Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Фәрзетдинов Габдулхәмит Фәрзетдин улын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.