1 февральда Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Көл авылы җирлеге Башлыгы Терентьев Евгений Александр улы, Дон Урай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Газина Бибишәкүрә Нури кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.
28 январь көнне Балык Бистәсе муниципаль районының социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды, анда 2020елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елга бурычлар куелды.