Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

   1 февральда  Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Көл авылы җирлеге Башлыгы Терентьев Евгений Александр улы, Дон Урай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Газина Бибишәкүрә Нури кызын  90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International