ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә
“Хәмидуллин” гаилә фермасында хезмәт куючы Фәнүзә Хөснетдинованы чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы дип атарга мөмкин.
Татарстан Президенты сайтында быел Сабантуй бәйрәме кайсы көннәрдә булу турында карар чыкты.
7 апрель көнне, кич белән Байлар Сабасында бер өйдә 57 яшьлек хатынныӊ үле гәүдәсе табыла. Шушы ук йортта яшәүче, 33 яшьлек ханымныӊ тәненә пычак белән җәрәхәтләр ясалып, яраланган хәлдә хастаханәгә озатыла.
Шәмсетдинов фермерлык хуҗалыгы быел районыбызда беренчеләрдән булып көзге уҗымнарны тукландыруга кереште.
Куанычлы хәл, соңгы елларда районыбыз кече һәм урта бизнесны үстерү юлында сизелерлек сикерешләр ясады. Эшмәкәрлекнең канат җәюе,гаилә фермерларының ишәюе буенча Балык бистәлеләр республика күләмендә беренче унлыкка керделәр.
Март ахырында ”Дельфин” спорт сәламәтләндерү комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр һәм кызлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул “ Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап армспорт ярышлары үткәрелде.
Кызыл шәрыкь” агрохолдингысының Югары Тегермәнлек авылы җирлегендә урнашкан “Востокзернопродукт” җәмгыятендә быелгы кыр эшләренә әзерлек ни хәлдә?
Югары Тегермәнлек уңган хезмәткәре Рамил Нәбиуллин бар эшне дә булдыра торганнардан. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач әтисе Гаффар абзыйның эшен дәвам иттерү нияте белән ул фермага эшкә килгән.
Күптән түгел Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “2014 ел хәйриячесе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасында Идел буе федераль округының зур социаль әһәмияткә ия проекты-“Идел буе аҗаганы” хәрби-спорт уены  тормышка ашырыла. Бу укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше булып тора. Уеннар мәктәп, муниципаль, зона этапларны һәм республика күләмендә финалны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International