Күптән түгел Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “2014 ел хәйриячесе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Анда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар.
Дөньяны игелек тотып тора, диләр. Чыннан да, башкаларга ярдәм итүне гадәти эшкә санаучы игелекле кешеләр бар бит арабызда. Алар аз түгел икән. “Ел хәйриячесе” республика конкурсын сигез ел үткәрү дәверендә барлыгы 22 миллиард сумнан артык акча җыелган.