Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Район башлыгы Балык Бистәсе эшмәкәрләрен югары бәяләдә
2015 елның 18 апреле, шимбә
Куанычлы хәл, соңгы елларда районыбыз кече һәм урта бизнесны үстерү юлында сизелерлек сикерешләр ясады. Эшмәкәрлекнең канат җәюе,гаилә фермерларының ишәюе буенча Балык бистәлеләр республика күләмендә беренче унлыкка керделәр.
Күрә торып күмергә басса, я булмаса ышанычлы ярдәм сизмәсә, ай–хай,кем бизнеска тартылыр идеме икән? Әйдәгез, бу хакта тирән аңлашу өчен хәбәрчебезнең район башлыгы Илһам Валеев белән булган әңгәмәсенә күз салыйк.
– Илһам Госманович, бүгенге көндә районда кече һәм урта бизнескә тартылучылар саны елдан–ел ишәя бара. Сүз дә юк,бернәрсә дә юктан бар булмый. Бу урында сезнең фикерегезне ишетәсе иде?
–Иң беренче шуннан башларга кирәктер, бу мәсьәләне Татарстан лидерын Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота. Республиканың бу юнәлештәге ышанычлы стратегиясы урыннарда да матур чагылыш таба. Бүгенге көндә районыбызда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең саны 551 гә җитте. Шуның 439 шәхси эшмәкәрләр. Бу бит эш урыннары, хезмәт хакы дигән сүз. Әйтик, кече бизнеста гына мең ярымнан артык кеше эшли. Бу сан барлык эшләүчеләрнең 26 процентын тәшкил итә. Ә уртача 10–11 мең сум хезмәт хакы алалар. Алар бит алыпсатарлар түгелләр, булдыклы эшмәкәрләр.
Бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең саны арта икән, бу безне сөендерә генә. Конкурстлык үсә, халыкка да яхшы–алар җитештергән продукцияны сайлап алу мөмкинлеге туа. Ерак барасы түгел. Район эшмәкәрләре җитештергән продукцияне бүген кибетләрдә күбрәк көтеп, яратып алалар.
–Эшмәкәр табыш алмаса, ярдәм тоймаса, каршылыкларга, комачауларга даими юлыгып торса, сүз дә юк, бизнесны үз күрмәячәк!
–Әйе, әлеге дә баягы, дигәндәй бу яктан дәүләт, республика җитәкчелеге бизнеска якты йөз белән карый. Эшмәкәрләр өчен күпме льготалы программалар эшли. Кечкенә генә мисал, соңгы ике елда гына 12 эшмәкәребез “Лизинг-грант” прграммасында оттылар. 2013 елда җиңүчеләргә 3 миллион сумга якын дәүләт ярдәме күрсәтелгән булса, узган ел бу ярдәм 9 миллион сумга якынлашты.
Промпарклар төзү буенча республика программасына кергән “Прикамье” агропаркы 12 гектарда үзенең предприятияләрен җибәрергә планлаштыра. Ит, яшелчә, сөт, май заводлары төзү өчен кертеләчәк инвестициянең күләме 250 миллион сум тәшкил итәчәк. 40 эш урыны булачак. Әлеге проектның беренче чиратын бу елның беренче яртысында файдалануга тапшырырга исәп тота инвесторыбыз. Район халкының күз алдында, мондый колачлы проектлар инде шактыйга җыела.
Беренче вакытларда авыл хуҗалыгы юнәлешендә, гаилә фермалары төзүгә алынучы эшмәкәрләребез белән шаулап алган идек. Инде бүгенгә килсәк, эшмәкәрләребез нәрсәгә генә алынмыйлар. Монда хакимиятнең дә тәэсире үзен сиздерер инде!
–Гаилә фермалары дигәннән, бүгенге көндә аларның саны 32 гә җитте. Процесс актив дәвам итә, әле дә. Тагын 13 гаилә фермасы төзелү стадиясендә. Бу юнәлештәге активлыгыбыз белән без республикада 6 нчы урында торабыз.
Инде эшмәкәрлекнең төрлегенә килгәндә, дәүләт ярдәменә таянырлык программаларга эләгергә тырышалар булдыклы егет–кызларыбыз. Соңгы елларда гына шәхси ике кафе–ресторан, ике мебель кибете ачылды. Узган ел якташыбыз Ленар Гаянов элеккеге спорт мәктәбе бинасын аукцион аша отып, анда 40 урынга 17 номерлы кунакханәне өлгертеп килә. Тиздән бина ишекләрен ачачак. Шәхси эшмәкәр Римма Мамакова исә “Кама” ярында ял базасы төзүгә кереште. Мондый мисалларны әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Район җитәкчелеге эшмәкәрләргә туризмны җәелдерү буенча кызыклы тәкъдимнәрен җиткергән иде. Ниһаять, менә бу юнәлештә дә кызыксынучылар табылды.
Әйтәсе килгән сүзем шул, бизнес, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгән кешеләргә бездә мөмкинлекләр зур. Без бер дә Гали авылы, Чуашстан эшмәкәрләреннән ким түгелбез, кайбер якларыбыз белән өстәнрәк тә торабыз әле.
Әңгәмәне
Вазыйх Фатыйхов язып алды.
Фото авторныкы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
СФР
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
СФР
27
апрель, 2026 ел
2026 елның 27 апрелендә 21 сәгатьтән 28 апрелендә 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз