Кыр эшләре башланды инде

2015 елның 18 апреле, шимбә
Шәмсетдинов фермерлык хуҗалыгы быел районыбызда беренчеләрдән булып көзге уҗымнарны тукландыруга кереште. 
Хуҗалык уңганы Рәүф Фәзлыйәхмәтов кыска гына вакыт эчендә  “Туман” агрегаты белән 350 гектар мәйданда көзге арыш басуын өстәмә тукландыруны төгәлләде. Кырга ашлама  ташып, төяп тору да Нурислам Гатауллин нәтиҗәле эшләде. Якын көннәрдә алар тагын 500 гектар мәйданны биләгән күпеллык үлән җирен тукландырырга исәп итәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International