Балык Бистә районында армспорт буенча ярышлар булды

2015 елның 18 апреле, шимбә

Март ахырында ”Дельфин” спорт сәламәтләндерү комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр һәм кызлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул “ Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап армспорт ярышлары үткәрелде.

Аны балаларны сәламәтләндерү  белем бирү үзәге  һәм “ФОРПОСТ” җәмәгать тәртибен саклау яшьләр оешмасы оештырдылар.Ярышта Агротехник техникум, Биектау ,Күгәрчен,Олы Солтан,Урахча, Яңа-Арыш, Шомбыт, Шеморбаш, Ямаш мәктәпләреннән 65 укучы катнашты.

Үсмерләр арасында Яңа Арыш мәктәбеннән Илсаф Ишмөхәммтов (50кг), Биектаудан Булат Сабиров (55кг), Шомбыттан Денис Сергеев (60кг), Биектаудан Даниф Әхмәтҗанов (65кг), Күгәрченнән Рәмис Шәрәфиев (70кг), Урахчадан Исламнур Гәрәев (75кг югары) үз үлчәү авырлыкларында  җиңүчеләр булдылар.Кызлар арасында Шомбыттан Айгөл Гарипова (45кг), Күгәрченнән Айзиля Мөхәммәтҗанова (50кг), Олы Солтаннан Илһамия Минвәлиева (55кг), Ямаштан Алисә Хәйруллина (60кг), Алисә Нәбиуллина (65кг),  Яңа Арыштан Зәринә Зарипова (70кг),Шомбыттан Ләйлә Бакирова (70кг югары) иң көчле булуларын күрсәттеләр.

Тренер  Рәмис Төхвәтуллин җитәкчелегендәге Шомбыт мәктәбе  193 очко туплап өченче ел рәттән беренче урыны яулады һәм күчмә Кубокны үзләрендә калдырды.

Күгәрчен мәктәбе   (тренер Марат Хөснетдинов) икенче, Яңа Арыш мәктәбе (тренер Айрат Садыков)  өченче урынны алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International