Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында #деньпожилых2021 челленджы башланып китте.
Социаль акция өлкән буын вәкилләренә карата игътибарны арттыруга юнәлдерелгән. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк
1. Өлкән яшьтәге кеше белән фотога төшәргә;
2. #деньпожилых2021 хэштегы куеп, фотоны социаль челтәрләрдә эләргә;
3. @mtsz_rt аккаунтын һәм 3 дустыңны билгеләргә һәм эстафетаны дусларыңа тапшырырга.
Министрлык челленджда актив катнашырга чакыра.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2021 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын үткәрү турында» дигән темага брифинг узачак. Чараның спикерларының берсе – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Брифингның видеотрансляциясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында түбәндәге сылтама буенча башкарылачак: https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының төбәк этабы ярышлары узды.
Элегрәк РФ Президенты Указы нигезендә, мактаулы исемне Идел буе федераль округының 11 шәһәре алды: Казан, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Пермь, Самара, Саратов, Ульяновск, Уфа, Чабаксар.