Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының төбәк этабы ярышлары узды.
Балык Бистәсе муниципаль районыннан «Яңарыш» студиясе җитәкчесе Рәмзия Фәттахова катнашты. Студия район мәдәният йорты каршында эшли. Анда өлкәннәр дә, балалар да йөри. Алар челтәр үрү белән шөгыльләнәләр.
«Крючок белән бәйләү» компетенциясе буенча биш катнашучы арасында Рәмзия Фәттахова беренче урынны яулады.