Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Җиңү»Россия оештыру комитеты утырышын уздырды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 9 сентябрендә РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында "Җиңү" Россия оештыру комитетының 44 нче утырышы узды. Оештыру комитеты эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты. Утырыш МЧС җитәкчесе Евгений Зиничев һәм Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге торак йортта газ шартлау вакытында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.

Утырышта Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан гамәлгә куелган «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен гаризаларны карау нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Исемнәр фронт, сәнәгать һәм гражданлык халкын тәэмин итүгә аеруча зур өлеш керткән шәһәрләргә бирелә һәм дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелә. «Йокысыз, ялсыз, ә кайвакыт гомерләрен дә кызганмыйча заводларда, фабрикаларда, госпитальләрдә һәм фәнни лабораторияләрдә эшләгән кешеләр алдында тирән хөрмәт йөзеннән, Россиядә "Хезмәт батырлыгы шәһәре " дигән мактаулы исем гамәлгә куелды. Бу исемгә 32 шәһәр лаек булды инде", - дип ассызыклады Дәүләт Башлыгы.

Гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча РФ Президенты Владимир Путин Россия шәһәрләренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү инициативасын билгеләп үтте, алар арасында Идел буе федераль округының өч шәһәре – Дзержинск (Түбән Новгород өлкәсе), Лысьва (Пермь крае), Сызрань (Самара өлкәсе) дә бар.

"Мин Россиянең   эре сәнәгать үзәкләре һәм  зур булмаган, әмма  илебез тарихында һәм Бөек Җиңү тарихында әһәмиятле булган12 шәһәре гражданнарын бу мактаулы исем бирелү белән котлыйм, - диде Владимир Путин. - Безнең илдә һәр гаилә диярлек, һәр торак пункт, барысы да Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Шуңа күрә,  хезмәт батырлыгы шәһәрләре исемлеген без , әлбәттә,тулыландырачакбыз".

Элегрәк РФ Президенты Указы нигезендә, мактаулы исемне Идел буе федераль округының 11 шәһәре алды: Ижевск, Казан, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Пермь, Самара, Саратов, Ульяновск, Уфа, Чабаксар.

«Җиңү» Россия оештыру комитеты РФ Президенты каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора һәм РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү һәм ветераннарга карата бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү максатыннан оештырылган.

«Җиңү» РОК составына Президент Администрациясе, РФ Хөкүмәте, РФ Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Президентның федераль округлардагы вәкаләтле вәкилләре, кайбер иҗтимагый оешмалар вәкилләре керә.

Утырыш стенограммасы РФ Президенты сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://www.kremlin.ru/events/president/news/66642

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International