19 сентябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улы, Юлсубино авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улы, Күки авылы җирлеге Башлыгы Бадрутдинов Альберт Миннехан улы, Ямаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтов Мирзахан Әхмәт улын 95 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
орг
17 сентябрьдә Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Галиуллина Зәйтүнә Галиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.