Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2021 елның 17 сентябре, җомга

   17 сентябрьдә Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Галиуллина Зәйтүнә Галиулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр  Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Түбән Тегермәнлек  авылы җирлеге Башлыгы Альмиев Альберт Шәмси улыннан   яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы Илдар  Рәшит улы Таҗетдинов  исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International