Сез кассаны кулланмыйсызмы-ул чакта без сезгә киләбез!

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Ел башыннан салым хезмәте базарларда һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганда намуссызлыкны, тәртип бозуларны булдырмау   өчен тармак проектларын гамәлгә ашыруга кереште.

Проектларның максаты-сәүдәне һәм җәмәгать туклануын акчаның  яшерен әйләнешеннән чистарту һәм эшчәнлекне алып бару өчен тигез шартлар тудыру.

Чара ике төп этапка бүленгән иде: мәгълүмати өлеш һәм турыдан-туры контроль.

Проектлар стартында салым хезмәткәрләре эшмәкәрләргә, әгәр закон таләп ителсә, кулланучылар белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану кирәклеге турында мәгълүмат бирде, шулай ук базарларда сәүдә объектларына инвентаризация үткәрделәр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре турында мәгълүмат тупладылар.

Яз башыннан бирле тармак проектларының контроль өлеше старт алды, аның барышында салым хезмәте хезмәткәрләре, исәп-хисап ясаганда кассаны кулланырга теләмәүче яки аны бозып кулланучы  эшкуарлар турында мәгълүмат алып, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларына чыгып тикшерүләр үткәрә башлады.

Онлайн-кассаларны куллануга күчү программа продуктлары ярдәмендә контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарны үтәүне дистанцион контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Кулланыла торган кассаларның программа мониторингы исәптәге аномалияләрне  һәм бозылу ихтималы зур булган объектларны күрсәтә.

Моннан тыш, контроль-касса техникасын куллану турындагы законнар сатып алучыларны да  тәртипсез сатучылардан яклый. Еш кына чек бирүдән баш тарту-сыйфатсыз тауарны сатарга омтылу, ул чектан башка әлеге тауарны кире кайтару һәм хокукуларыңны яклау катлаулырак булачак.

Биредә дә салым хезмәтенә  Халык контроле ярдәмгә килә. Федераль салым хезмәте тарафыннан мобиль кушымта эшләнде, ул сатып алу турындагы мәгълүматның, чекның  дөреслеген тикшерергә гына түгел, кирәк очракта шикаятьне салым органына җибәрергә дә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын бозу административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.5 статьясы буенча административ җаваплылыкка китерә.

Татарстан Республикасында салым хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрү вакытында меңнән артык закон бозу очрагы ачыкланды һәм 1 млн. сумнан артык штраф салынды.

Шуны да исәпкә алырга кирәк, административ штраф салу үзе артыннан контроль-касса техникасын куллану буенча йөкләмәләрнең алга таба туктатылуына китерми. Ачыкланган һәр куллану рөхсәт ителгән хаталарны төзәтү һәм теркәлгән контроль-касса техникасында касса чегын формалаштыру белән бергә алып барылырга тиеш.

Моннан тыш, закон бозучылар өчен билгеле бер шартларда вазыйфаи затларга карата бер елдан ике елга кадәр дисквалификацияне кабул итәргә, ә шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга карата - туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору (КоАП 14.5 ст.3 ө.) нормасы бар.

Проектлар кысаларында салым органнары эшенең төп максаты-базарларда, кафеларда һәм рестораннарда хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү. Шул ук вакытта һәр исәп-хисап буенча контроль-касса техникасын ирекле куллануга өстенлек бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International