8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Арыш Мәдәният йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм программасы булып узды, анда ике команда: «Ислегөл» әниләр командасы һәм «Тамчыгөл»кызлар командасы катнашты. Алар Таныштыру,Бишек җырлары, әниемә сәгну хаты, таяк тарту, җеп чорнау, сөендерү, сәхнә кебек төрле конкурсларда катнаштылар, сөекле әниләребез турында матур җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Әниләр командасы җиңде.