Район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары "Җир Сәгате" халыкара экологик акциясендә катнаштылар."Җир сәгате" - Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан планетаның табигатенә һәм ресурсларына сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәткә игътибар җәлеп итү максаты белән ел саен үткәрелә торган халыкара вакыйга.Нәкъ 1 сәгатькә планетаның табигатен һәм ресурсларын саклау өчен хәрәкәт белән бердәмлек билгесе итеп, барлык электр приборлары сүндерелде.
2020 елның 30 марты, дүшәмбе