Соңгы вакытта илебездә барган эпидемиологик халәт белән бәйле рәвештә, мәдәният йортларына вакытлыча йозак элеп куярга мәҗбүр булдык.Үзеңне һәм гаиләңә зыян килмәс өчен барлык хезмәткәрләр дә вакытлыча өйдә утырырга тиешбез. Бер-беребез арасында элемтә төзү нияте белән #ӨйдәУтыр акциясен башлап җибәрдек. Өйдә утырабыз дисәк тш, без тик утырмыйбыз: булачак бәйрәмнәребезгә яңа сценарияләр язабыз, проектлар өстендә эшлибез һәм мәдәният юнәлешен тагын да төрләндерү нияте белән яңа төрле уйдырмалар тудыру өстендә хезмәт куябыз.
2020 елның 5 апреле, якшәмбе