Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республикабызда “Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел” дип исемләнгән проект эшли.Бу проект кысаларында, без көн саен rdk_ribnaya_sloboda ның инстаграм битендә сезне сугыш елларына катнашы булган районыбыз хатын-кызлары белән таныштырабыз. Сугыш ветераннары, тыл батырлары, сугыш ел балалары – проектның төп геройлары нәкъ алар. Кыска гына видеоязмада ул елларның ачы мизгелләрен искә төшереп, киләчәк буынга васыять итеп җиткерә алар. Ачы, сагышлы, авыр сугыш еллары тарих битләрендә генә саклансын дигән теләктә калабыз без – киләчәк буын вәкилләре.
2020 елның 5 апреле, якшәмбе