Бирдебәк авыл клубында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Балык Бистәсе районы мәдәният йорты каршындагы "Яз" вокаль ансамбле катнашында бәйрәм концерты булды. Тыл ветераннары Акулина Мещерякова һәм Фатыйма Резаевага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик матур, эчтәлекле булды.Барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.