17 декабрьдә ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин балалы гаиләләр өчен яңа бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан итте. Аны 0 яшьтән 7 яшькә кадәрге, 2020 елның 17 декабренә әле 8 яшь тулмаган, балалар тәрбияләүче гаиләләр ала алачак. Балалары указ чыкканнан соң, ягъни 17 декабрьдән соң туган гражданнар да 2021 елның 1 апреленә кадәр түләү өчен гариза бирә алалар.
18 декабрьда Югары Ырга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарипова Анастасия Евдокий кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.