Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 18 декабре, җомга

   18 декабрьда  Югары Ырга авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарипова Анастасия Евдокий кызын 90  яшьлек юбилее  белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нурия Габдулла кызыннан, Югары Ырга   авылы җирлеге Багаутдинов Ринат Нуртдин улыннан   яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International