«ЕЛ ТӘРБИЯЧЕСЕ-2021» КОНКУРСЫ

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетынын «Мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесенең» 2020-2021 уку елына тозелгэн эш планы нигезендә «Ел тәрбиячесе-2021» Республика конкурсының муниципаль этабы уткэрелде. Конкурс 2 этапта булып узды, беренче - сайлап алу турында 20 тәрбияче катнашты. Сайлап алу  туры нәтиҗәләре буенча финалга 10 кеше утте. Финалда конкурсантлар  иҗади презентация, балалар белән педагогик чара һәм самоанализ тэкъдим иттелэр.Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Шакирова Э.Н., Балык бистәсе “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе танылды.Призерлар С.А.Писарева, Балык бистәсе “Березка” балалар бакчасы физик тэрбия буенча инструкторы,Т.Н. Жаринова ., Балык бистәсе “Мишутка” балалар бакчасы  тэрбиячесе, Николаева Е.М., Балык бистәсе “Салават купере” балалар бакчасы логопеды танылды. Лауреатлар булып Сибгатова Р.З., Олы елга “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе һәм Багманова Г.Ш., Күгәрчен мәктәбенең  “Каенкай ”  балалар төркеме тәрбиячесе  танылды. Калганнары катнашучылар исемлегенә керделәр. Барысы да мактау грамоталары,  һәм кыйммәтле бүлэклэр  белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International