Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.
Татарстан Республикасы халкы игътибарына!
Россия Хөкүмәте сайтында Россия Федерациясе гражданнарына бирелә торган социаль ярдәм чаралары, шул исәптән, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чаралары гамәлдә булган чорда бер тапкыр бирелә торган һәм айлык акчалата түләүләр турында мәгълүмат урнаштырылган.
6 январьда халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хуснутдинова Резедә Әхәт кызы, Олы Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шигапова Тәзбирә Мияссар кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.