Юбилеегыз белән, кадерле ветеран!

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 13 гыйнварында Югары Чирмешән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Хәсәнова Гильменисә Гиматдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Котлауда Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Ф.Г., социаль яклау бүлеге начальнигы Исмәгыйлев Р. Д., элек «Корноухово картлар һәм инвалидлар интернат – йортын» җитәкләгән Сатдинова Рәмзия Габдрахман кызы катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International