Юбилеегыз белән, кадерле ветеран!

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 13 гыйнварында Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Шафиков Хуҗян Шәфыйк улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярны котларга Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Ф. Г., социаль яклау бүлеге начальнигы Исмәгыйлев Р. Д., Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге башлыгы Альмеев а. ш. килделәр.. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International