РФ Хөкүмәте сайтында Россия гражданнарына социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы халкы игътибарына!

     Россия Хөкүмәте сайтында Россия Федерациясе гражданнарына бирелә торган социаль ярдәм чаралары, шул исәптән, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чаралары гамәлдә булган чорда бер тапкыр бирелә торган һәм айлык акчалата түләүләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Теге яки бу социаль ярдәм чараларын күрсәтү кагыйдәләре, тәртибе һәм вакыты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://government.ru/support_measures/category/social/.

   Тиешле материаллар шулай ук Татарстан КФҮ бүлекчәләрендә мәгълүмати стендларда урнаштырылган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International