2021 ел ахырына кадәр «Кайгырту» яңа социаль сервисында социаль ярдәм чараларының саны 8дән 15кә кадәр артачак. Биредә күп балалы һәм балалы гаиләләргә түләүләр үтемле булачак. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
3 февральда халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Балыклы Чүкәй авылы җирлеге Башлыгы Мәҗитов Илшат Самат улы, Балыклы Чүкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Саляхова Хәдичә Нуретдин кызын 95 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.
1 февральда Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Көл авылы җирлеге Башлыгы Терентьев Евгений Александр улы, Дон Урай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Газина Бибишәкүрә Нури кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.