Ел ахырына кадәр «Кайгырту» сервисында балалы гаиләләргә түләүләр үтемле булачак

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

  2021 ел ахырына кадәр «Кайгырту» яңа социаль сервисында социаль ярдәм чараларының саны 8дән 15кә кадәр артачак. Биредә күп балалы һәм балалы гаиләләргә түләүләр үтемле булачак. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

   «Яңа „Кайгырту“ порталында 2021 ел дәвамында уңайлы хезмәтләр санын 15кә җиткерү планлаштырыла. Бу, барыннан да элек, күп балалы һәм балалы гаиләләргә түләүләр. Без аларның электрон сервислардан актив файдалануларын аңлыйбыз. Шуңа күрә без бу массакүләм категориягә күбрәк эшлибез», – диде ул.

   Халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» платформасы Татарстанда 2021 елда эшли башлады. Электрон ресурс ярдәмендә республика халкы социаль ярдәм күрсәтүнең 8 мөмкин булган чарасы турында чит системаларга запрослар нигезендә мәгълүмат ала, шулай ук аларны алу өчен гариза бирә ала.

«Кайгырту» сервисын булдыру «Цифрлы икътисад» милли проекты белән каралган.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International