3 февральда халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Балыклы Чүкәй авылы җирлеге Башлыгы Мәҗитов Илшат Самат улы, Балыклы Чүкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Саляхова Хәдичә Нуретдин кызын 95 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.