Котлы Бөкәш авылы тарихы музее
Бүген район башлыгы Радик Ислямов яңа "Экохотель Масловка" проектын оештыручылар белән очрашты
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсе муниципаль районы
2022 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концертка чакырабыз.
Сәгать 19.00 башлана
Керү ирекле
2022 елның 28 октябрендә Казанга инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат призерлары «Абилимпикс»кайтты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы 123 медаль яулады, шул исәптән 50 алтын, 45 көмеш һәм 28 бронза.
"Яңарыш" студиясе җитәкчесе Фәттахова Рәмзия Сәхабетдин кызы җиңү белән килде!
Рәмзия Сәхабетдин кызы 1нче урынны алды.
Җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Безнең котлаулар һәм алга таба да уңышлар һәм чәчәк ату телибез!
Бүген район мәдәният йортында “Онытылмас халкым мирасы” дип исемләнгән гаҗәеп матур кичә узды. Фойеда кабактан пешерелгән ризыклардан күргәзмә оештырылса, сәхнәне бишек җырларыннан торган районкүләм бәйге бизәде. Дистәдән артык номинация билгеләнеп, катнашучыларның һәркайсына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Ахырда чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина теләкләре исә күңелләрдән күңелләргә күчте: “Илләребез тыныч булсын, йортларыбызда бишек җыры тынмасын!”
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы