ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ: “ИГЕЗӘК” САЙТЛАР НӘРСӘ БЕЛӘН КУРКЫНЫЧ

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

   2020 елдан башлап Росреестр инициативасы белән 333 “игезәк” сайт ябылган. Сүз ялган сайтлар турында бара. Ведомство мәгълүматларына караганда, алар кеше алдау юлы белән шактый акчалар эшли.  Росреестр гариза бирүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан даими рәвештә “игезәк” сайтларны ачыклау һәм ябу буенча комплекслы эш алып баруга карамастан, мондый ялган сайтлар Интернет кырларында җитәрлек.

    “Шикле сайтлар хезмәтеннән файдаланып, граждан актуаль булмаган яки дөрес булмаган мәгълүматлар ала, мошенниклар куллана ала торган шәхси мәгълүматларын һәм банк реквизитларын хәбәр итергә мөмкин. Шуңа күрә без браузерның адрес сызыгында сайтның домен исеменә аерым игътибар бирергә киңәш итәбез. Росреестрның һәм Федераль кадастр палатасының рәсми сайтлары - rosreestr.gov.ru һәм kadastr.ru. аларда гына милек турында ышанычлы һәм актуаль мәгълүмат алырга була. Росреестр һәм Кадастр палатасы башка ресурслар белән тәэмин ителгән мәгълүматлар өчен җаваплылык тотмый”, –  дип хәбәр итәләр Росреестрда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International