Татарстанда социаль газлаштыру программасы озайтылачак

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

  Республикада хәзерге вакытта республиканың 33 районында 309 йортны газлаштыру планлаштырыла. Программада катнашу өчен милек хокукын рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Росреестрында.

   Социаль газлаштыру программасы 2022 елдан сон да  озайтылачак. Бу хакта РФ Президентының Кремль сайтында басылган йөкләмәләре исемлегендә әйтелә. Документта шулай ук социаль һәм мәгариф учреждениеләрен газ инфраструктурасына тоташтыру, ташламалы категория гражданнарга ярдәм итү һәм башка йөкләмәләр дә бар.

 Игътибарга алу өчен

   Социаль юнәлешле газлаштыру системасын Россия Хөкүмәте 2021 елда кертә башлады. Программа 2020 елда илнең газлаштыру дәрәҗәсенең акрынлап үсүен, 2030 елда 71% тан 82,9% ка кадәр, шулай ук 2021-2022 елларда газлаштырылган төбәкләрдә гражданнар акчаларын җәлеп итмичә йорт хуҗалыкларын тизләтелгән газлаштыруны гамәлгә ашыруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International