Татарстан белән Башкортстан чиге Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелде

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

  Татарстан Росреестры Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) республика һәм Башкортстан арасында чикнең каян узуы турында мәгълүматлар кертте. Бу хакта федераль хезмәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.

   Моңа кадәр билгеләп үтелгәнчә, ике төбәк арасындагы чик аларның мәйданын һәм конфигурациясен үзгәртмәде. Аның гомуми озынлыгы 498 километр тәшкил итте. Сүз Татарстан территориясенең көнчыгыш өлеше: Актаныш, Мөслим, Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнары турында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International