ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Сабирҗан бабайның исеме дә җисеменә туры килә. Ул сабыр холыклы, үрнәк кеше. Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды. Балалары, якыннары аны үрнәк кеше буларак мактап, гел яхшы сүзләр генә әйттеләр.  Килгәнне белгән кебек, безне ул капка төбендә үк каршы алды.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә унбишенче уку елы башланды. Быел биредә 400 дән артык бала төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, сәламәтлекләрен ныгытачаклар. Бездә милли көрәш, футбол, хоккей, йөзү, бадминтон буенча спорт түгәрәкләре эшләп килә.
Наркотикларга кагылышлы җинаятьләрне булдырмау,  аңа каршы нәтиҗәле көрәш җәелдерү, наркотиклар китерелә торган каналларны юкка чыгару, контрабанда фактларын юк итү һәм башка наркотикларга кагылышлы җинаятьләрне булдырмау максатында  прокуратура каршында эшче  группа эшли.
Бүген, 17 сентябрь иртәсендә Казанның Пебедилово бистәсе янында ОС-36 судносының двигателе эштән чыгып, көймә көчле җил белән төпкә барып утырган.
Табигатьчиксез хәзинә чыганагы. Сау-сәламәт, ялкауланмаган кешегә бу хәзинәдән рәхәтләнеп файдаланырга мөмкин. Әле генә ничә төрле җиләк җыеп компот, кайнатмалар әзерләгән иде халык.
Яңа Арыш авылы фермасына тукталганда эшләрнең кызган чагына туры килдек. Берәүләр азык утарында печән өяләр, сенаж салалар, икенчеләр терлекләрнең җәйге лагерьда булуларыннан файдаланып абзарларны тәртипкә китерәләр.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек тармагы буенча баш белгече Вәкил Хаҗиевның әйтүенә караганда, аларның һәр кайсы үз эшен яхшы башкара.
Быелгы урып-җыю эшләре авыр шартларда бара. Киң колач белән ашлык суктыра башлагач кына яңгыр явып эшне туктата. Әлеге хуҗалыкның баш агрономы Рәшит Нәҗипов кыр эшләре барышы хакында безгә менә ниләр сөйләде.

19
август, 2014 ел
сишәмбе
Соңгы вакытта көннәрнең явымлап торуына да карамастан районыбыз игенчеләре һәр аяз сәгатьнең мөмкинлеген оператив файдаланып калырга тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International