Табигать–чиксез хәзинә чыганагы. Сау-сәламәт, ялкауланмаган кешегә бу хәзинәдән рәхәтләнеп файдаланырга мөмкин. Әле генә ничә төрле җиләк җыеп компот, кайнатмалар әзерләгән иде халык. Бактың исә шул ук урманнарны, нарат һәм каен посадкаларын гөмбә җыючылар басты. Анда ашарга яраклы гөмбәнең нинди төре генә юк. Һәркем үзенә ошаганын, яратканын җыярга ашыга. Белмичә җыеп агуланучылар, аннан аянычрак хәлдә калучылар да юк түгел. Яңгыры да заказ биргән кебек, гөмбә чорын көтеп кенә торган диярсең. Белеп җыйганда, әзерли белгәндә хуҗабикәләр гөмбәдән теләсә нинди тәмле ризыклар әзерлиләр. Майда, бәрәңге белән кыздырып, киптергәненнән пироглар пешерәләр, тагын әле тозлыйлар, маринадлыйлар. Аны салатларга кушалар, ашлар әзерлиләр. Гөмбә җыю берәүләрнең яраткан шөгыле дә, шуннан ямь табучылар байтак.
Гөмбә җыюның ние бар...
Олы Әшнәк авылыннан бертуган Сагетдиновлар гаиләләре ике Әшнәк арасындагы посадкадан берәр чиләк каен һәм ак гөмбәләр җыйганнар. “Аларны эшкәртүе дә җайлы, ашарга да тәмле,–ди алар. Гөмбә җыю әллә ни авыр эш түгел, кайткач эшкәртергә озак вакыт кирәк шул. Алар гөмбәне бәрәңге, суган белән кыздырып та, тозлап та ашарга яраталар, пешереп суыткычка куеп кирәк чакта алып кулланалар да икән. Наратлыкта җылы яңгырдан соң майлы гөмбәләр үсеп чыккан. Гыйззәтовлар күз ачып йомганчы майлы гөмбә җыеп алганнар. Тәмле булса да аны эшкәртергә кыенрак икән. Дүрт кеше өч сәгать чистартканнар. “Тозлап куюдан бигрәк кыздырып ашарга яратабыз”,–диләр алар. Чистартып суда кат-кат пешергәннән соң суыткычта саклыйлар, кирәк чакта алып кыздыралар икән.
Гөлназ Зарипова.