“Кайнар линия” хәбәр көтә

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Наркотикларга кагылышлы җинаятьләрне булдырмау,  аңа каршы нәтиҗәле көрәш җәелдерү, наркотиклар китерелә торган каналларны юкка чыгару, контрабанда фактларын юк итү һәм башка наркотикларга кагылышлы җинаятьләрне булдырмау максатында  прокуратура каршында эшче  группа эшли. 
 Нигездә, алар катнашында юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, спорт-масса хезмәт күрсәтү урыннарында наркотиклар куллануны  тыю юнәлешендә  махсус  рейдлар  һәм  операцияләр оештырыла. Әмма  безгә  бу  җәһәттән халыкның да  ярдәме бик кирәк.  Шуны истә тотып район эчке эшләр бүлегендәге һәм  прокуратурадагы телефоннарны хәбәр итәбез. Алар түбәндәгечә: 02; 2-21-02; (эчке эшләр бүлеге), 2-20-07; 2-26-92; 2-26-89 (прокуратура), электрон адрес: ribmii prok@maiI. ru. Моннан тыш мөһим мәгълүматларны район хакимияте, Пенсия фонды, автовокзал, ЦРБ, барлык хокук саклау органнары, суд биналарында куелган махсус  ящикларда да калдырырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International