Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Сабыр төбе–сары алтын, ди ул
2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Сабирҗан бабайның исеме дә җисеменә туры килә. Ул сабыр холыклы, үрнәк кеше. Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды. Балалары, якыннары аны үрнәк кеше буларак мактап, гел яхшы сүзләр генә әйттеләр. Килгәнне белгән кебек, безне ул капка төбендә үк каршы алды.
Сабирҗан бабай Юлсубино авылында 1939 нчы елда дөньяга килгән. Унике яшеннән колхозда атлар көтә башлаган. Гомере буе авылда гади колхозчы булып намуслы хезмәт иткән. “Әти моңлы кеше иде, тормышта килеп туган авырлыкларны да моңлы тавышы белән җырлап уздыра иде”,–ди янындагы кызы. Хөкүмәтебез аның хезмәтен медаль белән югары бәяли, кул сәгате һәм “Васильево” санаториесенә юллама белән бүләкли. Лаеклы ялга киткәндә ат бүләк иткәннәр. Тормыш иптәше белән сандугачлар кебек сайрашып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп, пар канатлар кебек бер-берен күз карашыннан аңлап, тоеп, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңеп, алга таба планнар корып яшәгән алар. Әхлаклы итеп, хезмәткә өйрәтеп, үрнәк ата-ана булып биш бала үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның җиде оныгы, алты оныкчыклары бар. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Һәркайсы тормышта үз юлларын тапкан, бүгенге көндә матур гаилә корып яшәп яталар. Уллары Рафыйк тренер, көрәшчеләр тәрбияли. Алар арасында призерлар, чемпионнар бар. Аның олы улы да көрәшче: ике тапкыр Татарстан чемпионы, өч тапкыр призер. Кияве дә ике тапкыр призер булган.
Сабирҗан бабай карчыгы белән кызы тәрбиясендә яшиләр. Бүгенге көндә эшсез тик утырырга яратмый ул, йорт тирәсен тазарта, җәй көне урманда чикләвек җыя, ишек алды һәм мунча себеркесе ясый.
–Берәр җиргә бара башласа, гел әбине үзе белән култыклап йөри ул, энә белән җеп шикелле алар хәзер дә,–диләр алар турында авылдашлары. Ходай биргән гомернең кадерен белеп, яшәүдән тәм табып, яши белеп яшәгән кешеләрдән үрнәк аласы гына кала безгә.
Гөлназ Зарипова.
Фото автордан.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хәбәр итә: автоном хәбәрче-янгыннан саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
1
май, 2026 ел
2026 елның 1 маенда 21 сәгатьтән 2 майда 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 2 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
МКУ
28
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кичен урыны белән көчле җил 15 - 20 м/с, көтелә.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз