ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2016 ел
җомга

25 майда  Тәб Чаллы  авылында яшәуче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Вафин Шарип Вафин улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

20 майда Яна Солтан авылында яшәуче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Кирсанова Любовь Андрей кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

18 майда Яна Арыш авылында яшәуче Бөек Ватан сугышы инвалиды Мусин Шигабутдин Гильмутдин улын туган көне белән котладылар


22
май, 2016 ел
якшәмбе

Качкалак авылында урнашкан “Гобәйдуллин” фермерлык хуҗалыгы язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлады.

Кама-Агро” хуҗалыгының Казаклар авылы терлекчелек фермасында эшләүче Илсур Галиевнең бирегә эшкә килүенә 38 ел була.

Узган атна ахырында «Солтан-Агро» хуҗалыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызның бер төркем хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлары белән очрашты.

Күптән түгел Биектау районында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2016”  Спартакиадасының зона ярышлары булды. Анда Биектау, Питрәч, Лаеш, Югары Ослан, Балык бистәсе район үзәк больницалары коллективлары көч сынашты.

“Закиров” крестьян фермерлык хуҗалыгында хезмәт куючы, механизатор хезмәтенә үзенең 30 ел гомерен багышлаган, тәҗрибәле игенче Рәис Мингалиевкә соңгы елларда язгы кыр эшләре кампаниясендә чәчүне ышанып тапшыралар. Ул яңа чәчү комплексы белән  икенче ел эшли һәм әйтергә кирәк, аның нечкәлекләренә яхшы төшенгән.

20
май, 2016 ел
җомга

Ярты гасыр бергә узылган гомер... Абынып та, сөртелеп тә узылган горем. Ләкин сынмаган, сыгылмаган саф, чиста мәхәббәт. Мондый бәхетле гомер, мөгәен, һәркемгә дә бирелмидер.

Балык Бистәсе мәдәният йортында 50, 55 ел гомер гаилә корып яшәүче парларны тантаналы рәвештә тәбрикләделәр.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

16 май көнне Балык Бистәсе  муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы  үзәге “Доверие-Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасының гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре  тарафыннан “Гаилә ул -әти, әни һәм мин!” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International