25 майда Тәб Чаллы авылында яшәуче Бөек Ватан сугышында катнашкан Вафин Шарип Вафин улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр яңгырады һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы Балык Бистәсе муниципаль районының Совет аппараты җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улы белән берлектә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.