Ярты гасыр бергә узылган гомер... Абынып та, сөртелеп тә узылган горем. Ләкин сынмаган, сыгылмаган саф, чиста мәхәббәт. Мондый бәхетле гомер, мөгәен, һәркемгә дә бирелмидер.
Балык Бистәсе муниципаль районында 50, 55 ел гомер гаилә корып яшәүче парларны тантаналы рәвештә тәбрикләделәр.
Ә инде бу бәхетле парларның исемнәрен дә атап үтми мөмкин түгел. Менә алар: Геннадий Афанасьевич һәм Галина Александровна Кузнецовлар, Вячеслав Прокопьевич һәм Валентина Павловна Муниннар, Шамиль Низамович һәм Марсиля Мирзаевна Садиковлар, Рахимулла Нагимуллович һәм Рәшида Каримулловна Валеевлар, Александр Иванович һәм Зоя Андреевна Дрочневлар, Иван Александрович һәм Александра Николаевна Громовлар, Габдулхамит Файзрахманович һәм Савия Хайрутдиновна Сунгатуллиннар, Анатолий Павлович һәм Валентина Григорьевна Камаевлар.
50 ел гомерне бергә кичеп, тормыш юлында очраган авырлыкларны, сынауларны иңне-иңгә, җанны-җанга бәйләп узу – һәркем өчен олы үрнәк. Аларның гаилә учагы еллар узган саен дөрләп янган. Матур гаиләдә инде бүген балалар гына түгел, оныклар, оныкчыклар тәгәрәшеп үсә.
Юбилярларны тәбрикләү өчен Балык бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабриевич Хәбибуллин, Пенсия фонды җитәкчесе Минзия Усмановна Валеева, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Камилевна Вафина, ТП УФМС җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗановна Альмухаметова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Венеровна Каримуллина һәм җирле авыл башлыклары да килде.
Бәйрәм барышында һәрбер гаиләнең матур язмышы турында сөйләнде.
Ихластан соклану һәм хөрмәт сүзләрен җиткереп истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Бәйрәм азагында матур парларга салмак бию игълан ителде.