15 нче май көнендә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе-Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм гаилә традицияләренә үзенчәлекле хөрмәт күрсәтү көне булып тора.
16 май көнне Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Доверие-Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасының гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Гаилә ул - әти, әни һәм мин!” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараның максаты булып үз гаиләңә карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, әти-әниләр һәм балалараны узара якынайту торды. Гаиләгә багышланган күп җырлар, шигырьләр яңгырады, куңел ачу уеннары, биюләр үткәрелде.
Тәмамлау өлешендә бәйрәмдә катнашучылар һава шарларында бу бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәкләре ясадылар һәм узләренең иң изге теләкләрен теләп һавага очырдылар.