Балык Бистәсе муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе старт алды. 108 укучы безнең район хәйриячеләреннән һәм оешмаларыннан адреслы ярдәм алауда катнашачак.
Башкаларның язмышына битараф булмаган һәркемгә,балаларга яңа уку елында унышлар телибез.
admin
2 августа Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Шеморбаш авылы җирлеге Башлыгы Сафин Исмагыйл Нәгыйм улы, Алан Полян авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Офицерова Антонина Дмитрий кызын 95 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.