Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2021 елның 3 августы, сишәмбе

   2 августа Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы  Шакирова Нүрия Габдулла кызы,  Шеморбаш авылы җирлеге Башлыгы  Сафин Исмагыйл Нәгыйм улы, Алан Полян авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне  Офицерова Антонина Дмитрий кызын 95 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International