Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең травма алуларына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатыннан Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау узу турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелә.
2021 елның 4 августында шундый чара Балык Бистәсе районы территориясендә үткәрелде. Рейд барышында 10 берәмлектән артык техника тикшерелде. Механизаторлар белән урып-җыю эшләре вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.