2021 елның 20 октяберендә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы, район ветераннары һәм пенсионерлар советы рәисе Рафаэль Мәхмүт улы Шәвәлиев Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Кадырова Рабига Фәйзрахман кызын 100 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка,Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
2021 елның 19 октяберендә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Нәҗипов Рәшит Газиз улы, район ветераннары һәм пенсионерлар советы рәисе Рафаэль Мәхмүт улы Шәвәлиев Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Садыков Ильяс Мөлек улын 98 яшьлек туган көне белән ихлас котладылар