Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

  2021 елның 20 октяберендә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы,  район ветераннары һәм пенсионерлар советы рәисе Рафаэль Мәхмүт улы Шәвәлиев  Балык Бистәсендә   яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Кадырова Рабига Фәйзрахман кызын 100 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.  Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка,Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы  Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International