Туган көнегез белән хөрмәтле ветеран!

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

  2021 елның 19 октяберендә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Котлы Бөкәш  авылы җирлеге Нәҗипов Рәшит Газиз улы, район ветераннары һәм пенсионерлар советы рәисе Рафаэль Мәхмүт улы Шәвәлиев  Котлы Бөкәш   авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Садыков Ильяс Мөлек улын 98 яшьлек туган көне белән ихлас котладылар.          Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International