Карвинг (инглиз сүзеннән – кисү) - скульптура, картиналар һәм пешерүне берләштергән искиткеч декоратив сәнгать. Бу сәнгать төре мең еллар элек көнчыгышта барлыкка килә һәм бүген бөтен дөнья буенча милли традицияләрнең бер өлеше булып санала.
Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре районның 95 еллыгына багышланган «Районыбыз турында шигырьләр белән сөйлибез» дигән тавышлы укулар үткәрәчәк. Бу көнне кунаклар өчен район шагыйрьләренең һәм язучыларының шигырьләре һәм хикәяләре яңгыраячак, Чарага «Иҗат чишмәсе»клубы әгъзалары чакырылган.
Балтач авылына кергәндә стела куелган, анда Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның шигырь юллары язылган.
"Пушкин картасы" проекты кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры 15 сентябрьдә 13:00дә Балык Бистәсе районының мәдәният йортында "Нигез ташлар" / "Отчий дом" спектакле белән чыгыш ясый. Спектакль татар телендә, рус теленә синхрон тәрҗемә белән.
https://tickets.karievteatr.ru/event/?id…
Хөрмәтле Балык Бистәлеләр!
2022 елның 22 сентябрендә район мәдәният йортында узачак "Көзге мөңнар!" дип исемлэнгэн иҗат сезоны ачылышына көтеп калабыз!
Башлана 19.00 сәгатьтә
Билет бәясе: 150 сум
Шәхси саклану чараларын онытмагыз!
Рәхим итегез!
Туган якны өйрәнү музеенда яңа күргәзмә ачылды. 1951-1953 елларда кара белән язылган дәфтәрләрдә узган гасырның хәтирәләре чагыла. Пушкин картасы белән керегә була.
МБУ "Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее" һәм аның филиалларында сентябрь башыннан "Узеңне һәм якыннарыңны сакла" дип аталган күргәзмә эшли. Ул терроризм һәм экстремизмга каршы профилактикага багышланган. Музей сотрудниклары белән инструктажлар үткәрелә.
Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте