Карвинг (инглиз сүзеннән – кисү) - скульптура, картиналар һәм пешерүне берләштергән искиткеч декоратив сәнгать. Бу сәнгать төре мең еллар элек көнчыгышта барлыкка килә һәм бүген бөтен дөнья буенча милли традицияләрнең бер өлеше булып санала.
30 сентябрь көнне Ф. Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә карвинг буенча мастер-класс узачак. Чарада ризыкны кисәр өчен нинди яшелчә һәм җиләк-җимешне сайларга һәм карвинг өчен пычаклар белән ничек дөрес эшләргә кирәклеген белерсез. Чакырылган кунак – пешекче Алсу Сабирова – төрле җиләк-җимешләрне кисеп, ризыкларны ничек матур итеп бизәргә һәм төрле сәнгать композицияләрен төзергә күрсәтәчәк.